Урманга эшкә кайтучыга өстәмә акча бирәләр

Татарстан урманнарында 2 меңнән артык кеше эшли. Аларның 70 проценты – ирләр. Урманчылар уртача 43 яшьтә. Бу хакта «Татар-Информ»да узган очрашуда Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

– Бездә эшләүчеләрнең яртысы биш елга якын эшли. Калганнар арасында 15 елдан артык эшләүчеләр дә бар, – ди министр урынбасары. – Күп кенә юнәлешләрдә бездә дә эшчеләр кытлыгы сизелә. Әйтик, бүген 100 дән артык урман мастеры кирәк. Шулай ук урман кисүчеләр, машина, трактор йөртүчеләр җитми.

Министрлыкта яшь белгечләр өчен махсус ярдәм чаралары эшләп килә. 2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән укып бетереп урманга эшкә кайтучыларга бирелгән акча ике мәртәбә арттырылды.

– Урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларга – бер тапкыр 300 мең сум, югары уку йортын бетерүчеләргә 500 мең сум акча бирелә. Шарты мондый – яшь белгечнең яше 35 тән артмаска һәм ул тармакта өч ел эшләргә тиеш. Быел 8 белгеч бу акчаларны алды. Программа эшли башлаганнан бирле әлеге ярдәм 39 урманчыга бирелде, – ди Илгизәр Зарипов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.