Рөстәм Миңнеханов Патриарх Кирилл белән очрашты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Яклар Мәскәүдә дини изге урыннарны торгызу турында фикер алышты. Очрашуда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

«Татмедиа»ның Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева билгеләп үткәнчә, очрашу Патриархның Христос Коткаручы храмындагы эш кабинетында узган.

Мондый очрашулар күркәм традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Очрашу барышында республиканың рухи үсеше һәм дини изге урыннарны, аерым алганда Казан Богородица монастырен бергәләп торгызу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Сөйләшү азагында ТР Рәисе Патриархны Татарстанга чакырды.

«Сезне республикабызда көтәбез», — диде Миңнеханов.