Быел Дубайда үткәрергә планлаштырылган Халыкара Сабантуй булмаячак

2026 елның 4 апреленә Дубайда үткәрергә планлаштырылган Сабантуй булмаячак.

Халыкара Сабантуйны үткәрү 2027 елга күчерелде.

Бөтендөнья татар конгрессында хәбәр итүләренчә, әлеге карар Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьнең кискенләшүе аркасында кабул ителгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.