Татарстанда ЮХИДИ машиналарына хокук бозуларны теркәүче яңа комплекслар куйдылар

Татарстанда хокук бозуларны теркәүче яңа комплекслар эшли башлады. Алар белән Юл-патруль хезмәтенең патруль автомобильләре җиһазландырылды, дип хәбәр иттеләр республиканың Дәүләт автоинспекциясендә.

Комплекслар юл хәрәкәтен автомат рәвештә контрольдә тота һәм барлык транспорт чараларының дәүләт теркәү номерларын танып, аларның узуын теркәп бара. Бу, шул исәптән, эзләү базалары буенча мәгълүматларны тикшерергә, хәрәкәт тизлеген һәм юл билгеләре таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

«Әлеге техник чараларны кертү юл хәрәкәте иминлеген арттыруга, хокук бозулар санын киметүгә һәм эзләнүдә булган транспорт чараларын оператив рәвештә ачыклауга юнәлдерелгән», – дип ассызыкладылар Дәүләт автоинспекциясендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.