Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2026 халыкара форумын оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2026 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде (видеоконференция режимында).

Искәртәбез, элегрәк Kazan Digital Week-2026 халыкара форумын үткәрү вакытын күчерү турында карар кабул ителгән иде. Быел форум 29-31 октябрь көннәрендә узачак.

Утырыш барышында Максут Шадаев KDW үткәрү срокларының оештыру ягыннан күчерелүе турында хәбәр итте. "Бу безгә форумны оештыру һәм уздыру өлкәсендә өстәмә этәргеч бирә, – диде Максут Шадаев. – Карар запас вакыт белән кабул ителде, һәм без форум гадәттәгечә узган елга караганда да яхшырак узсын өчен үзгәрә алачакбыз». Министр билгеләп үткәнчә, чараны оештыру буенча югары планка алынган. «Без үз өстебезгә шундый җаваплылыкны алдык – эшлекле программаның күләме, катнашучылар саны, фикер алышуларның тирәнлеге һәм темалар буенча. Һәм ел саен без шулай алга барабыз», – диде ул.

Татарстан Рәисе, үз чиратында, шулай ук, үткәрү вакытын күчерү – форумга әзерләнүгә өстәмә вакыт, дип белдерде.

«Ышанам ки, форумны үткәрү вакытын күчерү – әзерләнер өчен өстәмә вакыт. Үткәрү, эчтәлек, пленар сессия һәм эре компанияләр катнашу өлешендә кирәк булганның барысы да эшләнәчәк. Без үз ягыбыздан мөмкин кадәр күбрәк кушылырга әзер», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Цифрлы үсеш министрына илебез өчен мөһим булган әлеге проектны аңлавы һәм аңа ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе шулай ук республика форумны уңышлы уздыру өчен кирәк булганның барысын да эшләячәгенә ышандырды.

Тулырак – Kazan Digital Week халыкара форумы сайтында, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.