Корбан бәйрәме алдыннан Татарстанга терлекне рөхсәтсез кертү очраклары арту ихтималын әйттеләр

Корбан бәйрәме алдыннан (быел 27 майда билгеләп үтелә) Татарстанга терлекне рөхсәт кертү куркынычы арта.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр иткәнчә, февраль башыннан бирле республикага башка төбәкләрдән чама белән 170 баш мөгезле вак терлек кертелгән. Аларның барысына да ветеринария документлары булган.

Белгеч кисәтеп әйткәнчә, бәйрәм якынлашкан саен, терлекләрне законсыз кертү очраклары ешаерга мөмкин. Шуңа күрә мондый очракларны алдан ук кисәтү кирәк. Габделхак Мотыйгуллин мал-туарны республикабыздагы хуҗалыклардан гына сатып алырга киңәш итте. Аның әйтүенчә, Татарстанда чама белән 188 мең баш кәҗә-сарык асрала.

Шуңа күрә аларны чит төбәкләрдән сатып алуның зарурилыгы юк. Аның әйтүенчә, белгечләр бәяләве буенча, читтән кертелгән сарыклар җирле токымнан калыша. Моннан тыш ветеринария хезмәте вәкиле малны алыпсатарлардан алуның хәтәр белән янавына игътибарын юнәлтте. Аның әйтүенчә, мондый очракларда авыру яки яраксыз терлеккә тап булырга мөмкин. Белгеч басым ясап әйткәнчә, Татарстанда, карантин узып, “Хөррият” системасында теркәлгән, маркировкаланган сәламәт терлекләрне генә чалу рөхсәт ителә.