-Әгуузу билләәһи минәш – шәйтаанир – раҗиим. Бисмилләәһир – рахмәәнир – рахиим
- Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ.
(Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр).
Соңыннан ният әйтелә:
“Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл. “Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!” – диеп, корбанлыкны бугазыннан чалып җибәрәсе.
Рөстәм хәзрәт Гәрәев. Биккол авылы мәчете
