Лениногорск үзенең 263 укучысын олы тормыш юлына чыгарды (+ фотолар)

Лениногорск үзенең 263 укучысын олы тормыш юлына чыгарды (+ фотолар)

Бүген — 11нче сыйныфлар өчен үзенчәлекле көн.

Лениногорскида үзәк мәйданда Чыгарылыш кичәсе узды. Ул Яшьләр көне белән бер көнгә туры килеп, программаның бер өлеше булып торды.

Быел 263 укучы 11нче сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшырып, олы тормыш юлына аяк басты.

Аларның 44е – беренче дәрәҗә медаль иясе, 32се – икенче дәрәҗә медаль иясе.

Чыгарылышларны район башлыгы Марат Гирфанов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин котлады. Вагиз Санатуллин үз чыгышында БДИдда югары балл туплаучы укучыларның исемнәрен атады, аларны имтиханга әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде.

Аннары чыгарылышларга “Укуда аерым уңышлары өчен” медальләрне тапшырдылар.

Әлбәттә, чыгарылышларның вальсы – ул чараның иң дулкынландыргыч мизгеле.

Ак юл сезгә, кызлар-егетләр. Хыялларыгыз чынга ашсын!

фотолар: түбәндә Галерея бүлегендә дә бар.

Розалия Мостафина фотолары